FB2

Күзләр

Другое / Детская, Приключения, События
Аннотация отсутствует
Объем: 0.152 а.л.

Борын – борын заманда, ерак бер утрауда кешеләр яшәгәннәр. Алар сукыр булганнар, бернәрсә дә күрмәгәннәр. Бары тик сиземләү сәләте генә бик көчле булган. Шул сәләт аркасында гына, алар үз көннәрен үзләре күргәннәр. Барысы бергә, бик көчле гаилә булып, матур гына тормыш иткәннәр. Бу гаиләдә ышанычлы, дустанә мөнәсәбәт, бер-берсенә игътибарлы булу, ихтирам, хөрмәт хөкем сөргән. Тормышлары шулай җай гына үз агышына тәгәрәп барган. Үзләрен бәхетле тоеп гомер кичергәннәр. Ләкин, көннәрдән бер көнне давыл куба, ком бураны күтәрелә һәм гарасат барлыкка килә. Бу гарасат араларыннан бик тә матур, сабыр, акыллы, игелекле булган Сылу исемле кызны күтәреп алып китә. Тирә-якта шомлы тынлык урнаша. Калган һәркемнең күңелен курку хисе биләп ала. Алар нәрсә эшләргә дә белми аптырап калалар. Бераздан, ары – бире сугылып, Сылуны эзли башлыйлар. Күпме генә кычкырып чакырсалар да, эзләсәләр дә таба алмыйлар. Көн артыннан көн, атна артыннан атна, ай артыннан ай үтә. Кешеләр өметләрен өзми эзләвен дәвам итә, әмма кыз табылмый. Алар бик нык кайгыра, борчыла башлыйлар. Шул сәбәпле сиземләү сәләтләре дә, көчләре дә көннән-көн кими бара.  

Ә Сылуны Гарасат патшалыгына алып кайтып тапшыралар. Бик озак вакыт ком буранында булганлыктан, аның күзләренә ком тулган була. Ул арып, хәлсезләнеп йокыга тала. Изрәп йоклап ятканда, төрле кошларның матур итеп сайравына уянып китә. Бар дөнья сихри моңга чумган төсле тоела аңа. Кошлар тавышы, чишмә челтрәве, урман шаулавы, кояш җылысы, һаваның сафлыгы, җылы җилнең битеннән иркәләве – болар барысы да Сылуга көч-дәрт бирәләр. Аңа рәхәт булып китә. Чишмә буена барып битен юа. Шулчак күзләре комнан чистара, әзрәк күрә башлагандай итә. Ул бик сөенә. Үзен нык бәхетле итеп тоя. Аның күңеле җырлый. Тик бу озакка түгел. Ул үзенең утравындагы кешеләрне сагына, алар өчен борчыла башлый. Гарасат патшасы белән сөйләшеп, кире кешеләр янына кайту уе булән яна.  

Икенче көнне, таң белән, сихри кошларның моңлы тавышыннан соң, бер көчлерәк тавыш яңгырый: “ки-кри-кү-ү-ү-ү-ү-ү-ү-к”. Шул вакытта, кинәт күк капусы ачыла. Сылу зәп-зәңгәр күк йөзе белән җир арасында сизелер – сизелмәс сызыклар белән баскыч пәйдә булуын күреп кала. Ул, кызу-кызу атлап, баскыч янына бара һәм өскә күтәрелә. Күктән тирә-якка күз сала. Анда шундый матурлык: зәп-зәңгәр һава, ямь-яшел урман, хәтфә кебек үләннәр, күзләрне камаштырырдай чәчәкләр, көмештәй челтерәп аккан чишмә. Кыз шаккатып кала. Аның күзләре тагы да ныграк күрә башлый. Үзе дә ышанмыйча, бар дөньяны күзәтә. Аның күзләре күрә! Нинди шатлык! Бу әйтеп бетергесез сөенечтән, Сылу сикергәләп, йөгереп, очып йөри. Шулай йөргәндә, ап-ак чәчле, аклы-каралы сакаллы, моңсу бер бабайны күрә. Ул бик хәлсез, авыр тын ала, көчкә утырып тора. Кыз аның янына йөгереп бара да:  

– Бабай, ярдәм кирәкмиме? Әйдә, мин Сезгә ярдәм итим, -ди.  

–Юк, кызым, миңа гына түгел, ә барлык кешеләргә дә ярдәм кирәк. Шуңа күрә, сине Гарасат патшасы монда алып килергә кушты, – ди һәм югала.  

Сылу аптырап кала. Як-ягына карана, ләкин беркем дә юк. Шулай итеп кире патшалыкка кайта һәм үз кешеләре янына кайту юлын эзли башлый.... Борынгы заманда, кешеләр яшәр өчен ауга йөргәннәр, балык тотканнар, агачлар һәм үсемлекләрдән бик нык файдаланганнар. Шул сәбәпле табигатькә күп зыян килгән: җәнлекләр, кошлар, балыклар саны бик азайган, агачлар сирәгәйгән, күп үсентеләр юкка чыккан. Бу хәлне күзәтеп торучы Табигать патшалары :Су, Ком, Җил, Җир, Күк бик борчылганнар. Беркөнне алар җыен үткәргәннәр. Анда, табигатьне саклап калу өчен, киңәшләшеп, кешеләрне күрү сәләтеннән мәхрүм итәргә карар кылалар. Кыргый Табигать патшалары кешеләрнең үз көчләре белән эшләп табылган ризык куллануларын телиләр. Теләкләрен тормышка ашырырга дуслык көче ярдәм итә дә инде. Кешеләрдә булган күрү сәләте бетә. Алар күзләре күргән вакытта, аудан тотып алып кайткан хайваннарын кулга ияләштереп, үрчетеп үзләре асрый башлыйлар. Шулай итеп үз көчләре белән тапкан ризыкны кулланалар.  

Бер тылсымчы карт кешеләргә күрү сәләтен кире кайтарырга тели. Әмма аның эшләре уң булмый. Ул картая, хәлсезләнә, тылсым көче дә кими башлый. Шуңа үз эшенә дәвамчы эзли. Ниһаят, байтак вакыт үткәч, кешеләр арасында Сылуны күреп кала һәм аны сайлап ала. Бу вазифаны Сылу гына башкара алуына ышана.  

Ә Сылу исә, ком патшалыгында яшәп, әкрен генә үз эшен эшли. Ком патшасы белән дуслаша, ышанычын яулый, уң кулына әйләнә, бик куп сихри тылсымга өйрәнә. Көчле тавышлы кош “ки-кри-кү-ү-ү-ү-ү-ү-ү-к”-дип кычкырган саен күк капусы ачыла. Шул вакытта, кыз бабай белән очраша, киңәшләшә.  

Вакыт уза тора. Аның сихри көче артканнан арта, ә утраудагы кешеләрнең сиземләү сәләте бетә бара.  

Көннәрдән бер көнне Сылу узендә бик көчле сихри нур барлыгын сизә. Аның күңеле зур шатлык хисе белән тула. Ул түземсезлек белән кошның кычкыруын көтә. Аның, бабай белән күрешеп, шатлыгын уртаклашасы килә. Ә бу вакытта утраудагы кешеләрнең сиземләү көче бөтенләй бетә. Алар, һәлакәткә тарымасын өчен, тиз ярдәм кирәк.  

Көтелгән көн җитә. Тылсымлы кош “ки-кри-кү-ү-ү-ү-ү-ү-ү-к”, -дип кычкыруга күк капусы ачыла, баскыч күренә. Сылу бабай янына ашыга. Бабай кызга сихри көчнең җитлегүен, кешеләргә кичекмәстән ярдәм кирәген, бары тик кызның гына бу эшне эшли алачагын аңлата.  

Сылу Ком патшасы янына кайта. Аның янына барып, барысын сөйләп, хәлне аңлатып бирә. Ком патшасы игътибар белән тыңлап тора да бик шатланып риза була. Ул үзен кешеләр алдында гаепле тоюын әйтә һәм кызга кире алар янына кайтырга ярдәм итә.  

Сылу кешеләр янына кайта. Аның көчле, сихри тылсымга ия булган, төрле төстәге, балкып торган нурлары кешеләргә күрү сәләтен кире кайтара. Моның өчен Сылуның күзләренә бер карау да җитә. Андагы сихри көчләр кешеләрнең дә эчке дөньясына, күңел халәтенә күчә. Барлык кешеләрнең дә күзләре ачыла. Якты дөньяның матурлыгына күзләре чагыла. Аны күрүләренә шатланып, сөенеп бетә алмыйлар. Барысы да Сылуга, Табигать патшаларына рәхмәт укый. Кешеләр киләчәктә табигатькә беркайчан да зыян салмаска, сакларга һәм киләчәк буыннарга матур килеш тапшырырга ант итә.  

Шул көннән башлап кешеләрдә табигатьне ярату, аңа карата сакчыл караш барлыкка килә.  

| 6 | оценок нет 15:12 03.12.2023

Комментарии

Авторские права на произведения принадлежат авторам и охраняются законом. Перепечатка произведений возможна только с согласия его автора, к которому вы можете обратиться на его авторской странице.